На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Ульяновск өлкәсе Инза районы татар мохтарияте җитәкчесе Барый Камаев вафат булган

22 мартта озакка сузылган авырудан соң Ульяновск өлкәсе Инза районының элеккеге баш урманчысы, татар мохтарияте җитәкчесе Барый Камаев вафат булган. Бу хакта tatar73.ru өлкә татар милли-мәдәни мохтариятендә хәбәр иттеләр.

Камаев Барый Каюм улы 1946 елда Ульяновск өлкәсенең Инза районы Дракино авылында туа.

1968 елда Йошкар-Олада М.Горький исемендәге Идел буе урман-техника институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген урман хуҗалыгы системасында башлый, урманчы ярдәмчесеннән алып Инза урман хуҗалыгы директорына кадәр юл үтә. 50 елдан артык хезмәт итү дәверендә ул үзен тугрылыклы һәм компетентлы белгеч буларак танытты, аның эше Инза районы урманнарының сыйфатын яхшыртуга ярдәм итте.

Барый Каюм улы районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. 1987 елдан ул район депутатлар Советы депутаты, депутатлар Советы Рәисе урынбасары һәм «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе була. Иҗтимагый башлангычларда Ульяновск өлкәсе губернаторының Инза районы буенча ярдәмчесе функцияләрен башкара.

1998 елдан татар мохтариятенең район Советы җитәкчесе була.

Аның эшчәнлегендә яшь буын белән эш аерым урын алып тора. Аның җитәкчелегендә Труслей мәктәбе базасында 50 елдан артык «Кленок» мәктәп урманчылыгы уңышлы эшләп килә, ул урман тармагында югары класслы белгечләр тәрбияли.

Камаев танылган лидер һәм коллективны югары нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле компетентлы оештыручы иде. Аның хезмәтләре коллегалары, район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх