На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Тукай районы Яңа бистәсе мәчетендә көн саен йөзгә якын кеше ифтар мәҗлесенә җыела

Тукай районы Яңа бистәсе мәчетендә көн саен йөзгә якын кеше ифтар мәҗлесенә җыела. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Мәчет каршындагы уку һәм авыз ачу өчен төзелгән махсус йортта Зөлхиҗә Садретдинова, Халидә Фәрхетдинова, Рәсимә Әхмәтзәкиева, Фидания Хәлилова, Рәзинә Вәлиева, Гөлнур Шәрифуллина, Әлфия Гыйльманова, Асия Сабитова аш-су әзерли. Алар белән беррәттән, 86 яшьлек ак әби – Гөлсылу Исламова һәр көнне ифтар табынына ризык әзерләүдә зур өлеш кертә.

Тукай районы Яңа бистәсендә мәчеттә Югары Байлар авылында яшәүче 12 яшьлек Коръән хафиз Мөхсин Хаҗиев Рамазан ае буена Коръәнне хәтем кыла.

Район горурлыгы Равил Хаҗиевның алты баласының дүртесе Коръән хафиз.

 

Ссылка на первоисточник
наверх