На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Рогожин
    Что за секретность?Для русских что то пакостное готовите?Геннадий Емельяно...
  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...

Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

Фәрит Мөхәммәтшин VII Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Карар яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында кабул ителде, аның кандидатурасы өчен депутатларның күпчелеге – 85 кеше тавыш бирде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

«КПРФ һәм «Бердәм Россия» фракцияләре Хафиз Миргалимов һәм Фәрит Мөхәммәтшин кандидатураларын карарга тәкъдим итә», – диде VII ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов.

Утырышта кандидатуралар күрсәтү буенча башка тәкъдимнәр булмады.

«Минем кандидатурамны яңадан тәкъдим итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Әмма бу депутатларның теләге генә түгел, моны сайлау нәтиҗәләре дә күрсәтте. Халык безнең эшне яхшы бәяләде, һәм «Бердәм Россия» партиясе күпчелек тавыш белән җиңде. Парламентта башка сәяси партияләрнең дә саны артуы шатландыра», - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Парламент эшчәнлеге ачык булырга тиеш, дип ассызыклады ул. «Яңа чакырылыш Дәүләт Советы — күп партияле, дискуссион. Ул үзенең төп бурычын хәл итәр дип уйлыйм», - диде депутат.

Парламент җитәкчесе электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.

  • Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәттә туа. 1972 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда «инженер – механик» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын, 1986 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.
  • Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Ленин комсомолы исемендәге Әлмәт газ-бензин заводында башлый.
  • Төрле елларда «Әлмәтнефть» нефть промыселе идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре, ВЛКСМның шәһәр комитеты инструкторы, КПСС шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы, Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре, Әлмәт катлам басымын тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы булып эшли.
  • 1988-1989 елларда Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе була. 1989-1990 елларда ТАССР сәүдә министры вазифасын башкара. 1990 елдан 1991 елга кадәр - ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары. 1991 елда ТР Югары Советы рәисе була. Ә 1995 елда Татарстан Премьер-министры итеп билгеләнә.
  • 1998 елдан бирле Татарстан Дәүләт Советы Рәисе булып эшли.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх