На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Татар авылы»на барабызмы, «Дөяләр патшалыгы»намы – май бәйрәмнәрендә кая барырга була?

Татарстанда май бәйрәмнәрендә туристлар өчен нинди ял урыннары әзерләнә соң? Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында башка шәһәрләрдән килгән кунакларга гына түгел, республика халкы өчен дә кызыклы урыннар җитәрлек булуы турында сөйләде.

Сергей Иванов сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге ял өчен шундый мөмкинлекләр булуыннан бөтенләй хәбәрдар түгел. Ул бәйрәм көннәрендә дә, җәй көне дә татарстанлыларның шул урыннарга баруын теләде. «Республикада тудырылган мөмкинлекләрдән файдалансыннар инде. Күп кенә татарстанлылар бу урыннарны белми, ял өчен урын буларак карамый. Безнең бурыч – республика халкының да шул урыннарга йөрүенә ирешү», – диде Сергей Иванов.

– Бөтен республика, ил май бәйрәмнәрен көтә. Бакча-дачаларга бару өчен генә түгел, бу сәяхәт өчен дә яхшы чор. 1нче май бәйрәмнәрендә дүрт көн ял, 9нчы май бәйрәменә дә дүрт көн ял, аннары әле 12нче июньдәге бәйрәмгә дә дүрт көн ял бирелә. Республика төрле ял белән сөендерергә әзер: бездә мәдәни ял да, гастрономик, актив ял өчен дә шартлар тудырылган. Татарстанда машина белән сәяхәт өчен шартлар, мөмкинлекләр бик яхшы», – дип сөйләде комитет рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Кунакханәләргә килгәндә, Иванов май бәйрәмнәренә алар 100 процент диярлек тулганын әйтте, урынны күпләр алдан белешеп куйган. Алга таба ул берничә туристик объектка күзәтү ясады.

Зөя утрау-шәһәрендә Пыяла йортына керергә чакырды. «Биредә кызыклы мастер-класслар үткәрелә, пыяладан шешәләр һәм башка әйберләрне ясап күрсәтәләр», – диде.

Зөя утравы янында ачык һавада «Татар авылы» этнографик комплексын карап чыгарга була. Биредә XV–XIX гасыр авылы тасвирлана: көнкүреш җиһазлары, агач йортлар, агач тегермәннәр, матур территорияләр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бөек Болгарда 10нчы майда тантаналы төстә туристик сезон ачыла. «Анда концерт программасы һәм традицион кәсепчелек, һөнәрчелек буенча мастер-класслар уздырыла», – диде.

Тәтешкә нигез салынуга быел 105 ел тула. Ял көннәрендә Тәтештәге музейларга, Молоствовлар утары, күзәтү мәйданчыгы бару мөмкинлеген искәртте.

Алексеевск районында Изге Биләрдә тарихи объектлар гына түгел, страуслар фермасы да туристларның яраткан урынына әверелгән. Экофермада экскурсия оештырыла.

Галәм серләре белән танышырга кунакларны ЮНЕСКО объекты – Энгельгард исемендәге астрономик обсерватория көтә. Анда экскурсияләр көндез һәм төнлә дә үткәрелә, борынгы телескопларны күрсәтәләр, йолдызлар турында кызыклы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Идел-Кама тыюлыгының Раиф дендрарие – ботаник бакчада төрледән-төрле үсемлекләр белән хозурланып йөрергә мөмкин. Сергей Иванов бу урынны республика һәм ил өчен дә уникаль урын дип бәяләде.

Арча районында «Могҗизалар урманы» паркы нәни сәяхәтчеләрне көтеп кала. Анда Убырлы карчык, Шүрәле, Су анасы персонажлары белән аралашып ала алалар. Берөчтан Габдулла Тукай музеена да кереп чыгарга була.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хайваннарны карарга кая барырга була?

Фермерлык туризмы игътибарга лаек. Ямаширмәгә «Татар страусы» фермасына барырга мөмкин. Анда йорт терлекләре дә, экзотик хайваннар да бар. Гаилә белән ял итәр өчен менә дигән урын!

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чистай районында яңа нокта – «Сарсаз-агротур» фермасы ачыла. Ул туристларны 1 нче майдан кабул итә башлый. Көн саен 10.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Анда атлар, дөяләр, пони, тәвә кошларын да күрә аласыз. Коймак һәм чәй белән дә сыйлаячаклар.

Бөек Болгарда – «Дөяләр патшалыгы». Аларга утырып йөреп тә, фотога да төшеп була. Дөя йоныннан эшләнмәләр, дөя сөте сатып алырга мөмкин.

Балык Бистәсе районында тимгелле боланнарны һәм маралларны күреп, хәтта сыйпап кайтырга мөмкин. Сергей Иванов әлеге ферманың Казан, Чаллы, Түбән Камадан ерак булмавын искәртте.

Комитет рәисе Зөя утравы янында альпакалар паркына барырга киңәш итте. «Ул яңа объект. Алар бик ягымлы хайваннар. Балалар аларны бик ярата», – диде.

«Глэмпинглар, шәһәр читендәге базаларда рәхәтләнеп ял итәргә була»

Республика территориясендә шәһәрдән читтәге объектлар да бик күп. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча бердәм субсидия түләнә, нәтиҗәдә, яңа глэмпинглар, чаннар белән күчмә мунчалар, кунакханәләр төзелә. 2023-2024 елларда республикада Казан, Тукай, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарында шундый 129 туристик номер булдырылган. Моңа 57 млн сум акча тотылган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Иванов сүзләренчә, халык шәһәр читендәге базаларга яратып йөри. Алексеевск районында «Лебединое эко», Югары Ослан районында «Форест», Лаеш районында «Белый Яр», Спас районында «Три берега» балык тоту базасында ял өчен шәп мөмкинлекләр: экскурсияләр дә бар, чан белән мунчалар да, страйкбол уйнарга, чатырларны арендага алырга, спорт белән шөгыльләнергә, балаларны да уйнатырга мөмкин.

«Глэмпингларда рәхәтләнеп ял итәргә була. 1 нче майдан елга транспорты да эшли башлый. «Казан» гаилә үзәгеннән теплоходлар Зөя утравына илтәчәк. Машина белән дә йөрү өчен шартлар яхшы. Республика буйлап сәяхәт итегез», – диде Сергей Иванов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәгълүматны сайтта һәм «Визит-Татарстан» телеграм-каналында табарга мөмкин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх