На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстанда 12 август кичендә көчле яңгыр һәм җил турында кисәттеләр

Татарстанда 12 августта 21:00 сәгатьтә көчле яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Шулай ук 13 августта 18:00 сәгатькә кадәр республика территориясендә секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразынча, сишәмбе көнне, 13 августта, һаваның минималь температурасы төнлә +10.

.+15 градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез һава температурасы максимум +20 градуска кадәр күтәрелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда август норма кысаларында көтелә. Уртача айлык температура 18,5 градус була, явым-төшем күләме 50 мм көтелә.

Ссылка на первоисточник
наверх