На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Түбән Камада 9 май алдыннан хәрбиләр каберләрендә тәртип урнаштыралар

Түбән Кама районында Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек чаралары актив дәвам итә. Шәһәр һәм авыл халкы сугыш ветераннары каберләрен карау буенча «экологик десант» кебек акцияләрдә катнаша. Узган ялларда Түбән Камада хәрби каберлекләрне төзекләндерү буенча масштаблы өмә узды. Бу хакта https://tat.e-nkama.

ru/ сайтында хәбәр ителә.

Шәһәр зиратында битараф булмаган гражданнар тырышлыгы белән Дан аллеясы, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операция геройлары каберләре тәртипкә китерелде. Өмәгә Түбән Кама муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре, депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе, төрле волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре, Түбән Кама политехника көллияте студентлары, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре, офицерлар берлеге, «Хәрби кардәшлек» оешмасы әгъзалары һәм башкалар кушылды.

Түбән Кама политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова билгеләп үткәнчә, өмәдә катнашучылар чүп, ботакларны җыештырып, агачларны кисеп кенә калмаган, ә каберлекләр торышына да игътибар иткәннәр. «Күп кенә ташландык каберләр очрый, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каралмаган каберләре бар. Каберләрнең күбесе, әлбәттә, күзәтү астында. Кемнең исән туганнары бар, бу шунда ук күренә», – дип сөйләде ул, гражданнарның җирләү урыннарына сак каравына өмет белдереп.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов «эшлекле дүшәмбе»дәге чыгышында ассызыклаганча, Башкарма комитет ел саен районда 42 һәйкәлне, тугандаш һәм хәрби каберлекләрне җыештыруны оештыра.

Быел җирле бюджетлар, халыкның үзара салымы һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән (8 миллион сумнан артык) Кама, Үскә, Байгол авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәлләр куелды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх