На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Татарстанстат: Республикада реаль хезмәт хаклары 11,8 процентка арткан

2024 елның беренче дүрт аенда Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларының реаль хезмәт хакы 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,8 процентка арткан. Бу хакта Татарстанстат республиканың социаль-икътисади үсеше турында доклад әзерләгән.

Гыйнвар-апрель айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы 67 458,4 сумны тәшкил иткән – узган елның беренче дүрт ае белән чагыштырганда 20,1 процентка арткан.

Шул ук вакытта апрель аен аерым алып караганда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы елына карата 10,5 процентка арткан, ә аена карата 3,9 процентка кимегән.

Ссылка на первоисточник
наверх