На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Синоптиклар Татарстанда томан төшү турында кабат кисәтте

11 сентябрьдә Татарстанда кабат томан фаразлана. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгенең һава шартлары начараю турында кисәтүендә әйтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, томан Татарстан Республикасында, шул исәптән Казанда, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төшәчәк.

Искәртик, якындагы көннәрдә төбәктә җылы һава торышы көтелә.

Төнлә температура +10..+17 градус була, ә көндез исә һава +23..+28 градуска кадәр җылына.

Ссылка на первоисточник
наверх