На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

Яшьгвардиячеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарын һәм әниләрен котлады

Бүген «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Әниләр көне уңаеннан «Түбәтәй» татар кухнясы рестораны аш пешерүчесе ярдәмендә өчпочмак әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

Чараны «Игелекле Казан» хәйрия оешмасы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары һәм әниләре хөрмәтенә оештырдылар. Аниматорлар балалар (алар да бәйрәм кунаклары булды) өчен күңелле уеннар үткәрде.

«Моны чара дип атыйсы килми. Безнең өчен бу – көтеп алынган очрашу, күпләр белән элек тә күрешкән идек. Без «Яшь Гвардия» белән бергә ел саен 8 Март һәм Әниләр көне кебек бәйрәмнәрдә Ватанны саклаучыларның әниләре һәм хатыннары янында булабыз. Чәй табыны янында ирләрен һәм улларын көтүчеләр өчен нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеге хакында фикер алышабыз. Миңа, депутат буларак, бу бик мөһим», - диде Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Очрашу җылы атмосферада узды. Татьяна Ларионова кунаклар белән бергә мастер-класста катнашты һәм алар белән мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты.

«Мине «Яшь Гвардия» акивистлары чакырды һәм моңа бик шатландым. Хәтта һава торышы да үзгәрде – атна буе болытлы торган иде, ә бүген кояш чыкты. Ана булу – хатын-кыз тормышында иң мөһиме. Бу – зур шатлык! Минем дүрт балам бар һәм ник бишенчесен тапмадым икән дип үкенәм. Оныкларымның күбрәк булуын телим, улым махсус операциядән кайткач, алар тагын артачак», - диде махсус операциядә катнашучы хәрбинең әнисе Гөлфия Латыйпова.

Соңыннан «Яшь Гвардия» активистлары, кунакларны котлап, һәр хатын-кызга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

«Бүген илебез һәм һәркем өчен мөһим көн. Әни – безгә тормыш бүләк иткән кеше. Шуңа күрә бу – үзенчәлекле бәйрәм. Соңгы елларда мондый бәйрәмнәрнең роле артуы бик дөрес», - диде ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан «Яшь Гвардиясе» җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх