Әтнә Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия көне бәйрәме уңаеннан оештырылган «Россия триколоры» патриотик акциясендә актив катнашты. Бу хакта «Әтнә таңы» яза.
Китапханәчеләр Ватанның символы – Россия триколоры тасмаларын халыкка таратты.
Хезмәткәрләр ватанпәрвәрлек, милләттәшләр арасындагы дуслык һәм татулыкның әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрде.
Әлеге патриотик чара Россия ватандашларын бердәмлек хисенә, милләтнең бай тарихы һәм мәдәниятенә хөрмәт итәргә чакыру максатын үтәде. Китапханә, үзенең традицион роленнән чыгып, ватанпәрвәрлек рухын ныгытуда актив катнашты.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии