На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанда Восстание урамында җәяүлеләр кичүендә самокаттагы 11 яшьлек баланы машина бәргән

Казанда Восстание урамындагы җәяүлеләр кичүендә 59 яшьлек машина йөртүче самокаттагы баланы бәрдергән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, инцидент дүшәмбе якынча 13:00 сәгать тирәсендә булган.

Машина йөртүче сөйләгәнчә, ул светофорның яшел сигналы кабынганнан соң кузгалып киткән.

Бу мизгелдә автомобиль механик самокатта җәяүлеләр кичүе аша ашыкмый гына чыгып барган 11 яшьлек малай белән бәрелешкән.

Бәрелешү аркасында бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, Казанның Мәскәү районында яшәүче малайны өенә кайтарып җибәргәннәр.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх