На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    свердловск, мачете.. дашь сала, турында... какие грозные речи... только кутак их разберёшьСвердловск мөфтие...
  • Михаил Фадеев
    Так, у нас что - власть поменялась, ценная спесьялиста Кремль и телеграф захватила?Әлмәттә хәрбиләрн...
  • valeri bolgov
    Это что за хрень. Россиянам навязывают учить татарский? ИМиңнеханов Казанн...

Ялларда Татарстанда яңгыр көтелә һәм бераз суытачак

Ялларда Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Яңгыр явуы, шулай ук температураның түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртәгә, 4 октябрьдә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, көньякта һәм көнчыгышта температура -5 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин.

Көндез исә һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Соңгы вакытта һава торышына йогынты ясаган антициклон шимбәдә китә. Төньяк циклонның атмосфера фронтлары килү белән бераз яңгыр һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Әгәр төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көньякта һәм көнчыгышта +3..-2 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +19 градуска кадәр күтәреләчәк.

6 октябрьдә төнлә шулай ук бераз яңгыр көтелә, әмма көндез явым-төшем ихтималы кими. Төнлә +4..+9 градус булса, көндез дә температура +12..+17 градустан югары күтәрелмәячәк.

Киләсе атнада һава торышы тотрыксыз булачак. Әйтик, урыны белән, күбесенчә республиканың көнбатышында бераз яңгыр көтелә. Дүшәмбе, 7 октябрьдә һава температурасы +13..+18, ә сишәмбедә +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх