Реаль вакыт режимында су сыйфатының төп параметрларын күзәтергә мөмкинлек бирә торган «Акваториум» су ресурслары мониторингы комплексы киләчәктә суда микропластик микъдарын да ачыклаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Ольга Манидичева белдерде.
«Киләчәктә «Акваториум» яңа автоматик табигатьне саклау комплексын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу йөзә торган лаборатория, ул автомат режимда анализларга һәм пычрану турындагы мәгълүматларны алырга мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән су объектларындагы микропластикны да тикшерәчәкбез», – дип сөйләде Ольга Манидичева журналистларга.

Фото: © «Татар-информ» архивы
«Акваториум» комплексы Урта Кабан күлендә урнашкан. Ул реаль вакыт режимында су сыйфатының төп параметрларын күзәтергә сәләтле, диделәр. Бу илебездә ясалган эшләнмә, аны Федераль спорт-тренировка үзәге (Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына карый) янында урнаштырганнар.
Комплекс өзлексез рәвештә биш төп күрсәткечне үлчи һәм тапшыра: водород күрсәткече (pH), температура, оксидлашу-кайтарылу потенциалы, чагыштырма электр үткәрүчәнлеге һәм суның болганчыклыгы. Тышкы яктан «Акваториум» кояш панельләре белән җиһазландырылган. Бу аны энергетик яктан бәйсез һәм экологик яктан чиста итә. Платформаның мөһим өстенлекләре арасында – еш хезмәт күрсәтүсез эшләүнең автономлыгы, модульле конструкция һәм мәгълүматларны читтән торып тапшыру мөмкинлеге, ди белгечләр.
- «Акваториум» комплексын урнаштыру – «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла, анда су мохитен мониторинглау һәм савыктыру «Россия суы» федераль проекты аша башкарыла торган төп бурычларның берсе булып тора. Әлеге проект су ресурсларының торышы турында объектив мәгълүмат җыюга, экологик иминлекне тәэмин итүгә һәм табигатьне саклау буенча нәтиҗәле чаралар эшләүгә юнәлдерелгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии