Казанда «VK Fest» уздыру уңаеннан «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт чараларының хәрәкәтен һәм машина кую урынын бер тәүлектән артык вакытка чикләячәкләр, бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чикләүләр 28 июньнең 20:00дән 29 июньнең 23:00кә кадәр гамәлдә булачак. С.Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр (ике юнәлештә дә), шулай ук Бондаренко урамында, Солдат урамыннан С.
Хәким урамына кадәр (ике юнәлештә дә) хәрәкәт ябылачак.Шулай ук күрсәтелгән участокларда шәхси мобильлек чараларын парковкалау һәм хәрәкәт итүгә вакытлыча тыю кертеләчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии