На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Шагыйрә Салисә Гәрәеваны иртәгә Минзәләдә соңгы юлга озатачаклар

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева бүген Минзәләдә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Минзәлә шәһәре Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итте.

«Октябрь аенда авырып, хастаханәдә ятып, терелеп чыккан булган.

Урын өстендә ятмады, аяк өстендә йөри иде. Бүген иртән аны юындырып чыкканннар. «Хәлем китте», - дигәч, караватка яткырганнар. Шуннан китеп тә барган, дип сөйләделәр Минзәләнең картлар йортында. Васыяте буенча Салисә апа иртәгә Минзәләнең мөселман-татар зиратында җирләнәчәк», - диде «Татар-информ»га Нэля Бикеева.

Аның әйтүенчә, Салисә Гәрәеваны соңгы юлга озатуда якыннары, туганнары катнашачак. «Минзәлә районы Тулбай авылында бик күп туганнары яши. Бүген Казаннан Салисә Гәрәеваның бертуган апасының улы, МВД полковнигы Равил Касыймов кайта. Кызы чит илдә яши, кайтып өлгерә алырмы – белмим», - диде ул.

  • Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туа. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.

    1962 елдан 1991 елга кадәр Салисә Гәрәева Уралда, Чиләбе шәһәрендә яши. 1991 елда ул Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. Аңа 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Салисә Гәрәева – 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх