На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: Бүген дә менә чәчәк сайлагандай, иң лаеклыларны сайлыйбыз

Бүген ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңаеннан «ТНВ» телеканалындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип аталган марафон дәвам итә. Телеэкраннар аркылы «Болгар» радиосында барган турыдан-туры эфир да трансляцияләнеп алды. Студия кунаклары – татар эстрадасы җырчылары Ризат һәм Зинира Рамазановлар.

«Чыннан да сайлаулар көнендә бер бәйрәм рухы бар.

Менә студиягә дә, иртүк торып чәчәк бәйләме җыеп, алып килдек. Иң матурларын гына сайларга тырыштык. Һәр чәчәкне, үзебез орлыклар сибеп үстердек. Бүген дә менә чәчәк сайлагандай, иң лаеклыларны сайлыйбыз», – диде Рамазановлар.

Алга таба алар ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган, туган авылга багышланган җыр башкардылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх