29 июньдә Санкт-Петербургта татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак. Программада билбау көрәше дә игълан ителгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сабантуй милли колоритын саклап, халыклар, конфессияләр дуслыгы бәйрәме булды. Санкт-Петербургта беренче тапкыр Сабан туе 1913 елда Йосыпов бакчасында үткәрелә.
1956 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Сабан туе Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылында уза.Бәйрәм программасына татар фольклор авылы, башкорт фольклор авылы, канатта йөрүчеләр чыгышы, милли уеннар (катыктан тәңкә эзләү, баганага менү, чүлмәк вату, гер күтәрү, капчык бәрешү һ.б.), өч сәхнәдә Татарстан, Башкортстан, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе коллективлары катнашында концерт программасы, билбау көрәше кергән, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии