Чүпрәле районы хакимиятендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин туганнарының кайгысын уртаклаштылар.
РФ Президенты карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнделәр:
– Шамил Минзәгыйть улы Вәлиуллов, бүләкне Шамил кызы Зөһрә Вәлиулловага тапшырдылар.
- Александр Петрович Головин, орденны Александр Головинаның кызы Каринага тапшырдылар,
- Илнур Дамир улы Гайнуллин орденны Илнурның әнисе Илмира Иршат кызына тапшырдылар.,
- Рөстәм Рәфәгать улы Шиһапов, орденны Рөстәмнең хатыны Ирина Петровнага тапшырдылар,
Шулай ук Рөстәм Шиһапов гаиләсенә «Батырлык өчен» медале һәм ефррейтор Семен Алексеевич Семеновның «Жуков» медале бабасы Сергей Иванович Шакинга тапшырылды.
«Безнең егетләр үз тормышлары бәрабәренә Җиңүгә өлеш керттеләр, аларның исемнәре район тарихына мәңгегә язылды» - диде Марат Гафаров
Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии