На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Новосибирск татарлары «Илһам» әдәби клубына кушылырга чакыра

Новосибирск татарларын татар әдәбиятын тирәнтен өйрәнү һәм туган телдә аралашу максаты белән төзелгән «Илһам» әдәби клубына кушылырга чакыралар. Бу хакта «Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге» мәдәният учреждениесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Илһам»да телне моңарчы курсларда өйрәнеп өлгергән яки татар телендә иркен сөйләшүче кешеләрне күрергә шат булачакбыз.

Клубта катнашучылар һәр якшәмбе 11:00 сәгатьтә Татар мәдәният йортында җыела һәм төрле темаларга фикер алыша, татар әдәбияты классикларының һәм заманча авторларның әсәрләрен укый, ди оештыручылар.

Очрашулар төрле форматларда узачак. Шигырьләр язуда, ораторлык сәнгатендә, әдәби телне саклауга юнәлтелгән әһәмиятле проектлар булдыруда һәм башка бик күп кызыклы өлкәләрдә талантларны күрсәтеп булачак.

«Сезне «Илһам» әдәби клубына кушылырга чакырабыз. Безнең белән сез татар телендә иркен аралашырга гына түгел, фикерләргә дә өйрәнәчәксез», диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх