На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Гаиләдә опекага алынган балалар санын чикләү турында закон проекты тәкъдим ителде

КПРФтан Дәүләт Думасында депутат Нина Останина һәм Россия сенаторы Айрат Гыйбатдинов опекун яки попечитель гаиләсендә опекадагы яки попечительлектәге балалар санын чикләү (үз балаларын кертмичә, өч кешедән арттырмау) турындагы закон проектын парламент палатасы каравына керттеләр. Закон проекты Дума мәгълүмат базасында чыкты.

Бу хакта РИА Новости яза.

«Опека яки попечительлек билгеләгәндә опекун (попечитель) гаиләсендә опекадагы яки попечительлектәге балалар саны өч кешедән артмаска тиеш, моңа бертуганнарны опекага яки попечительлеккә алу, шулай ук элегрәк бер кеше яки ир белән хатын бергә тәрбияләгән балалар өстеннән опека яки попечительлек билгеләү очраклары керми», - диелгән закон проектында.

Моннан тыш, закон проекты буенча гражданнар ел дәвамында бер баланы гына опекага яки попечительлеккә алырга мөмкин. Әгәр 1 ел узганнан соң тәрбиягә тагын бала алырга теләк белдерсәләр, шул ук вакытта баланың яшәү шартларын тикшереп тору оештырылачак.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх