На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Миңнеханов Миллер белән Татарстанда «Газпром» проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Санкт-Петербургта «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очрашуда яклар «Газпром» компаниясе Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыра торган проектлар турында фикер алышты.

Гомумән алганда, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ Татарстанда алты компрессор цехы, 11 180 газ редукцияләү пункты, 192 газ бүлү станциясе, 5818 километр магистраль газүткәргечләргә хезмәт күрсәтә.

Бүгенге көнгә төбәктә газлаштырып бетерү программасы буенча 33 219 гариза кабул ителгән, 27 902 участок чикләренә кадәр газ үткәрелгән, 22 023 йорт газга тоташтырылган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх