На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда «Болгар радиосы» XII Милли музыкаль премиясе була

14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Казанның «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы» XII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Менә инде 12 ел рәттән «Болгар радиосы» һәр кышны тыңлаучыларын грандиоз тамаша белән сөендерә. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гадәти концерт кына түгел – ул «Алтын йолдыз» сынына лаек булган җырчылар өчен дә, әлеге вакыйганың шаһите булган тамашачылар өчен дә тарихи мизгел.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреатлары арасында: Салават Фәтхетдинов, Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винера Ганиева, Филүс Каһиров, Марат Яруллин, Рифат Зарипов һәм башкалар.

Билетлар сатуда.

6+

Ссылка на первоисточник
наверх