На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Махсус хәрби операция ветераны Менделеевск районында авыл җирлеген җитәкләде

Махсус хәрби операция ветераны Айдар Нуриев Татарстанның Менделеевск районы Турай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Айдар Нуриев - тумышы белән Турай авылыннан, 2022 елда махсус хәрби операция зонасына киткән, 1232нче полк санитары булып хезмәт иткән. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

«Махсус хәрби операция ветераны хәзер инде яңа статуста – Турай авыл җирлеге башлыгы сыйфатында Ватанга хезмәт итүен дәвам итә. Ул бу бурычны лаеклы үтәр дип ышанам, махсус хәрби операция зонасында алган тәҗрибәсе хезмәт эшчәнлегендә дә файдалы булыр дип уйлыйм», – диде район башлыгы Радмир Беляев.

Турай авыл җирлеге башлыгы вазифасын биләгән Гөлнара Куляшова район Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх