На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстан Милли китапханәсе Михаил Захаровның фотокүргәзмәсен әзерли

Татарстанның Милли китапханәсе фотограф-репортер Михаил Захаровның «Удивительное рядом» дип исемләнгән күргәзмәсен әзерли. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, ул китапханәнең конференц-залыннан уң һәм сул як холлда урнашачак. Фотокүргәзмә 8 июльдә ачыла.

«Якынча 60 фотосурәт тәкъдим ителәчәк. Бер якта гадәти булмаган күренешләрнең кадрлары урнаштырылачак – мәсәлән, Казан Кремле өстендә төшереп алынган гало күренеше.

Ә холлның икенче ягында портретлар була. Нигездә бу «Зиланткон» рольле уеннар фестивале катнашучыларының портретлары. Чөнки мин бервакыт рольле уеннар өчен формалаштырган «Другой мир» фотокүргәзмәсен нигез итеп алдым», – дип сөйләде фотограф мәгълүмат агентлыгына.

Бу Михаил Захаровның агымдагы ел башыннан оештырылган икенче шәхси күргәзмәсе булачак. Беренчесе Татарстан сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә гыйнвар-февраль айларында узды. Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм «Защитники» дип аталды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх