Татарстанда җәйнең күп вакытында һава температурасы +23..+28 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Һава температура +20..+25 градуска кадәр төшкән кыска вакытлы салкынча чорлар булачак, әмма җәйнең күп өлешендә республикада һава температурасы +23 дәрәҗәсендә була», - дип сөйләде ул.
Синоптик киләсе җәйдә республикада термометр баганалары +30 градустан югары күтәрелгән чор да булачак, дип өстәде.
Свежие комментарии