На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Боз астына киткән 4 кешене коткарган татарстанлыларны МЧС бүләкләячәк

Татарстанда боз астына төшеп киткән кешеләрне күреп, аларны коткарып калган шаһитларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүләкләячәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР да баш идарәсе су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.

«Быел Татарстанда 14 кеше суга батудан коткарып калынды. Шуларның дүртесен, шул исәптән, ике баланы аларның батканын күргән кешеләр коткарган», – дип сөйләде ул.

Регина Гаязова Югары Ослан районындагы тугыз яшьлек малайның очрагын сөйләде. Бала бата башлаган ир-атны күреп ала һәм шундук олыларга хәбәр итә. Олылар әлеге мәгълүматны коткару постына тиз арада җиткерә.

Тагын бер очрак Казанда була, бер ир-ат Казансу елгасы яры буенда велосипедта йөргәндә боз астына киткән ике малайны коткара. Шунда булган хатын-кыз ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына шалтырата һәм тиз арада ярдәм чакыра.

Сулыкларда кеше гомерен коткаручыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казансу елгасында ике малайны коткарган ир-атны эзләвен дәвам итә. Аның су объектларында иминлек бүлеге белән 292-71-63 номеры аша элемтәгә чыгуын сорыйлар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх