На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Арчада Һава десанты гаскәрләре хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Бүген Һава десанты гаскәрләре оешуга 95 ел.

Бүген Һава десанты гаскәрләре оешуга 95 ел. Шул уңайдан, Арчаның Җиңү паркында тантаналы төстә десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне, запастагы солдатларны һәм ветеран десантчы ир-егетләрне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов котлады.

Чарада катнашучылар Әфган җирендә батырлык үрнәкләре күрсәткән десантчыларны искә алдылар.

«Батыр якташларыбыз Идрис Надршин, Олег Пушкарев, Николай Михайлов, Марат Сөнгатуллин, Сергей Кислов, Фәрит Низамовның исемнәре мәңге онытылмас», - диде районның «Сугышчан туганлык» җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов.

Һава-десант гаскәрләре бүген дә алгы сафларда Ватаныбыз тынычлыгын, иминлеген саклыйлар.

«Кызганыч, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташларыбыз да бар. Алар гвардия подполковнигы Рафаэль Вәлиуллин («Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде), өлкән лейтенант Сергей Осин («Батырлык өчен» медале иясе), Данил Тимергалиев, Сергей Белякин, Салават Гыйлемханов, Рүзәл Закиров, Искәндәр Мөбәракшин (барысы да «Батырлык» ордены ияләре, һәлак булганнан соң)», - диде Сергей Баһаветдинов.

Һәйкәлгә канатлы сүзгә әверелгән «Бездән башка беркем дә түгел» дигән шигарь беркетелгән. Әлеге сүзләр десант гаскәрләренең көчен һәм батырлыгын тагын бер кат искә төшерә.

Чара барышында десантчы ир-егетләрне искә алып бер минут тынлык та игълан ителде, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх