На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Апас районыннан Миңнуллиннарның гаилә коруына - 76 ел: Без бергә булганда тормыш та матур

Татарстанның Апас районы Карамасар авылыннан Мансура һәм Гыйләҗ Миңнуллиннар 76 ел буе дус-тату яши. Алар – муниципалитет тарихында шулай бергә озак гомер иткән бердәнбер пар. Аларның гаилә юлы соклануга лаек, дип раслый якыннары. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Булачак ир белән хатын бер мәктәптә укысалар, үзара таныш булсалар һәм аралашып торсалар да, туганнарының туенда бер-берсенә яңача карыйлар.

Шул көннән Гыйләҗ Мансурадан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. «Без бергә булганда тормыш бик матур», - дип килешә Мансура ире белән.

Миңнуллиннар биш балага тормыш бүләк иткән һәм аларны үзләренең үрнәгендә тәрбияләгән. Бүген алар ун оныгы һәм ун оныкчыгының уңышларына куанып яши.

Ир белән хатын балаларының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп, тирә-яктагыларга яктылык һәм җылылык бүләк итеп заманча өйдә гомер кичерә.

«Әгәр балаларны дөрес тәрбияләмәсәк, бүген аларның кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоймас идек. Шундый яхшы балаларыбыз булуына шатбыз. Бүген без инде оныклар һәм оныкчыклар белән горурланабыз», - ди алар.

Гаилә елында Апас районында гаилә парлары игътибар үзәгендә. Район ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елда 28 пар – алтын, алты пар – зөбәрҗәт, 16 пар алмаз туен билгеләп үткән.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Россия йөрәге» капсуласын Апастан Кайбычка тапшырулары хакында хәбәр иткән иде.

2023 елның 22 ноябрендә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар гаиләне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион кыйммәтләрне саклау максатыннан кабул ителгән.

7 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстанда тиешле чаралар планы раслануы хакында хәбәр итте.

Материал Ләйлә Шиһабиева катнашында әзерләнде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх