На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Leonid Babanskij
    Якши.Алабугада «Минем ...
  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...

Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» булды

23 ноябрь көнне Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды. Чарада катнашучылар – кечедән алып олыга кадәр – шигырьләр укып, үзләренең тирән мәхәббәтен һәм горурлыгын хисләр белән җиткерделәр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

«Чара бер сулышта узды. Краснодар краеның һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Кубан казак хорының элеккеге солисткасы Елена Быкова башкаруында яңгыраган җыр, сандугач моңыдай, һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Безнең күңел бәйрәмендә бөек татар шагыйрьләренең әсәрләре укылды. Чарада катнашучылар үзләре язган шигырьләрне дә яңгыратып, тамашачыларның күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу татар теленә булган мәхәббәтнең һәм мәдәният белән тарихка тартылуның ачык мисалы булды», ди оештыручылар.

Автор Гөлназ Газизова үз әсәрләрен укыган һәм һәр кунакка үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк иткән.

Елдан-ел әдәби кичәләргә килүчеләр саны арта бара. 2 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге кешеләрнең кызыксынуы уяна, буыннар бәйләнеше һәм рух бердәмлеге бүгенге чарада искиткеч татар шигърият дөньясын тудырды, диелә бу хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх