На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Абхазия һәм Көньяк Осетиядә яшәүчеләр өчен Россия гражданлыгы алу процедурасы гадиләшә

Россия Президенты Владимир Путин Абхазия һәм Көньяк Осетиядә яшәүчеләр өчен Россия гражданлыгы алу процедурасын гадиләштерүче указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган һәм 17 майда үз көченә кергән.

Указ нигезендә, 2008 елның 26 августына Абхазия һәм Көньяк Осетия Республикалары гражданлыгына ия булган һәм гариза биргән вакытта әлеге республикаларның гражданы булып торган кешеләр Россия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерә алачак.

Әгәр гариза бирүче Россиядә яши икән, моның өчен республика территориясендәге Россия дипломатик вәкиллегенә яисә Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына гариза тапшырырга кирәк.

Гаризага күрсәтелгән датага Абхазия яки Көньяк Осетия гражданлыгына ия булуны раслый торган документларны теркәү таләп ителә. Әгәр гариза бирүченең экстремистик яки террорчылык эшчәнлегенә катнашы барлыгы турында белешмәләр табылган яки банк счетларындагы операцияләрне блокировкалау турында суд карарлары булу ачыкланган очракта гариза кире кагылырга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Абхазия һәм Россия 32 елга туктатып торганнан соң даими авиарейсларны яңадан башлап җибәрде. Илләр арасында авиаэлемтә 1 майда башланды.

Ссылка на первоисточник
наверх