На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Кариев театрында редизайн: яңа логотип, үзгәртелгән афишалар һәм сайт

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тамашачыларга яңа логотибын тәкъдим итте. Театрның «яңа төсе» итеп шәмәхә төс сайланган. Барлык афишалар, махсус игъланнар, театрның мерчы үзгәртелгән дизайнга туры китереп эшләнеләчәк.

Журналистлар белән очрашуда Габдулла Кариев театры җитәкчесе Илнур Гайниев театрда үзгәрешләр көтелүен сөйләде.

Аның сүзләренчә, дизайнда гына түгел, репертуарда да яңалыклар була.

«Әлеге идея күптән туган иде. Аны шулай тормышка ашыра алуыбызга сөенәм. Репертуар буенча да сораулар бар. Безнең төп миссия – балалар, яшүсмерләр өчен эшләү. Репертуардагы статистиканы алсак, анда яшь буенча туры килмәгән спектакльләр бик күп. Ләкин бу бер көндә үзгәрә торган әйбер түгел, аны әкрен-әкрен генә, төгәл итеп башкарырга кирәк», – диде ул.

Театрның официаль сайты әлегә яңартылмаган, бу финанс мөмкинлекләр белән бәйле, дип искәртте җитәкче. «Киләчәктә сайт та яңа дизайнга күчереләчәк», – диде ул.

Фото: © Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры матбугат хезмәте, Рәмис Нәҗмиев

Театр өчен яңа дизайнны Казан федераль университеты студенткасы Эльвина Ризванова булдырган, әлеге проект – аның диплом эше.

«Моңа зур җаваплылык белән карадым. Элек булган афишаларга, төрле театр язмаларына анализ ясадым. Башка театрлар белән чагыштыру үткәрдем. Нәтиҗәдә, төп төс итеп шәмәхә төс сайланды, ләкин без бер төс белән генә эшләячәкбез дигән сүз түгел, дизайнда төрле төсләр кулланырга исәплибез», – диде ул.

Фото: © Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры матбугат хезмәте, Рәмис Нәҗмиев

Кариев театрының маркетинг буенча директор урынбасары Альбина Кәримова театр тәкъдим иткән барлык материаллар да бер дизайнлы булса, аны тану, истә калдыру да җиңелрәк икәнен билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, Кариев театры әлеге юнәлешкә аерым игътибар иткән.

«Мин һәркөнне визуал белән очрашам, медиа контент белән эшлим. Безнең театрга килгән һәрбер дизайнер аерым стильдә эшли иде. Бу бераз уңайсыз, чөнки безнең эштә универсальлек мөһим. Театрның барлык контенты бер төрле, бер стильле булырга тиеш дип саныйм. Тамашачылар театрда дизайнерлар алмашуын сизәргә тиеш түгел. Әлбәттә безнең аерым кысалар, аерым төсләр бар, алар саклана», – дип искәртте ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх