На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Алабугага пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткәннән соң җиде кеше хастаханәгә озатылган

Алабуга районына Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүм иткәннән соң зыян күргән җиде кеше (шуларның өчесе – балалар) хастаханәгә озатылган

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ике пациентның хәле уртача, алар Алабуга Үзәк район хастаханәсендә дәвалана, табиблар аларның хәлендә уңай динамиканы билгеләп үтә.

Өч пациент - Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә, аларның хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый. Тагын ике пациент - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, аларның хәле шулай ук тотрыклы.

«Кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Федераль экспертлар да җәлеп ителде, алар Татарстан белгечләренә дәвалау тактикасы буенча консультацияләр бирә», – дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх