Алабуга районына Украинаның пилотсыз очкычы һөҗүм иткәннән соң зыян күргән җиде кеше (шуларның өчесе – балалар) хастаханәгә озатылган
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ике пациентның хәле уртача, алар Алабуга Үзәк район хастаханәсендә дәвалана, табиблар аларның хәлендә уңай динамиканы билгеләп үтә.
Өч пациент - Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә, аларның хәле тотрыклы, тормышларына куркыныч янамый. Тагын ике пациент - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, аларның хәле шулай ук тотрыклы.«Кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Федераль экспертлар да җәлеп ителде, алар Татарстан белгечләренә дәвалау тактикасы буенча консультацияләр бирә», – дип белдерделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии