На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Leonid Babanskij
    Якши.Алабугада «Минем ...
  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...

Төркиянең Анталья шәһәр театрында татар телендә «Тарлан» фильмын күрсәттеләр

Кичә кич Төркиядә Анталья татарлары татар телендә төшерелгән «Тарлан» фильмын бергәләп карарга җыелды. Чара кунаклары арасында шулай ук Анталья төрки телле халыклары – Казахстан, Уйгур, Ахыска төрекләре, «Бөек Азия» ассоциацияләре җитәкчеләре, шәһәрнең православие җәмгыяте һәм Россиянең Антальядәге генераль консуллыгы вәкилләре бар иде, дип яза «Татар-информ».

«Без үзенчәлекле фильм карарга җыелдык, - диде картина күрсәтелер алдыннан «Антальядә Татарстан мәдәнияте ассоциациясе» җитәкчесе Гөлназ Зангирова. - Бу Казахстан белән Татарстанның уртак проекты. Безнең кинематографистлар берләште һәм татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов хикәясе буенча «Тарлан» кинокартинасын төшерде».

Исегезгә төшерик, Юлия Захарованың «Тарлан» (2021) фильмы – Россия белән Казахстанның уртак проекты. Ул Казахстан территориясендә казах актерлары катнашында төшерелгән. Төп геройның – яшүсмернең әнисе ролен Татарстан актрисасы Алсу Абульханова уйнады. Фильм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төшерелде.

Тамашачылар (алар 50дән артык булган) таныш йөзләрне күрер, соңгы вакыйгалар турында фикер алышыр, туган телдә сөйләшер өчен фильм башлану вакыты җиткәнче үк алдан җыелган. Кино карарга 17 һәм 12 яшьлек ике баласы белән килгән Эльмира инде тугыз ел Антальядә яши.

«Балаларны татар диаспорасы үткәрә торган чаралар аша татар мәдәниятенә җәлеп итәм, - диде ул. - Җәен Россиягә әби белән бабай янына каникулга кайтабыз, ә калган вакытта диаспора үткәргән чараларда туган телдә аралашабыз. Бу татар халкының бердәмлеген тою мөмкинлеге бирә».

Фильмнан соң Рус телле православие динен тотучылар җәмгыяте вәкиле Мария чыгыш ясады. «Безне уртак кыйммәтләр берләштерә. Без сезнең фильмнар күрсәтү уздыру тәҗрибәгезне үзләштерергә телибез. Ватандашларыбызга иң беренче чиратта «Тарлан» фильмын күрсәтәчәкбез», - диде ул.

Уйгур ассоциациясе президенты Ирмөхәммәт Тохтиев, Ахыска төрекләре ассоциациясе президенты Рәмиз Атахан, Төркия эшлекле кешеләре Казахстан ассоциациясе җитәкчесе Динарамона Кулаш, «Бөек Азия» ассоциациясе президенты Рөстәм Базаров шулай ук фильмны караганнан соң тәэсирләре һәм рәхмәт сүзләре белән уртаклашты.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх