На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Азнакайлылар креатив чаналарда узышты

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре чорында Азнакайда зурлап чаналарда узышу бәйгесе оештырыла. Быел да Р.Ишкәев исемендәге ял паркында үткән фестивальдә катнашучы сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, оешма-предприятиеләр коллективлары нинди генә чаналар әзерләмәгән иде! Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Фестиваль елдан-ел күбрәк командаларны берләштерә. Аны район брендына әверелде дияргә дә була. Канашучыларның фантазиясенә елның-елында таң калабыз. Быел да бер-берсен кабатлаган чана юк, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм креатив. Шуңа монда җиңелүчеләр булуы мөмкин дә түгел. Сезнең барыгыз да - җиңүче.

Яңа елда һәммәгезгә сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары, җиңүләр телим», - диде Марсель Шәйдуллин.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru/

Быел гран-прига Ирекле авыл клубы лаек булды. Алар «Тынычлык күгәрчене» дип аталган чана ясаганнар иде.

Беренче урынны үзара Яңа Юл, Актүбә бистәләре һәм Әгерҗе авылы командалары бүлеште. Азнакай үзәк сырхауханәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты, Мәнәвез авылы чаналары икенче урынга лаек булды. Өченче урын Урсай, 8 нче мәктәп һәм Яшьләр үзәге командаларына бирелде. Җиңүчеләргә дә, башка катнашучыларга да дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фото: © https://aznakaevo-rt.ru

 

Ссылка на первоисточник
наверх