На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Габделфәт Сафин: Авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин татарның киләчәгенә карата фикерен белдерде.

«Шулай дәвам итәбез икән, күренеп тора, бу инкыйраз. Якынлаша. Чөнки авылларга игътибар юк, авылларга игътибар булмагач, телнең яши алуында шик бар. Заман барган саен, авылларның беткәне күренеп тора, яшерен-батырын түгел.

Эш урыннары оештырып, авылны үзгәртәбез икән, авылга икенче караш булдырабыз икән, ул вакытта әле ниндидер периодта тел сакланып калачак. Бөтен нәрсә авылдан тора.

Хәзер бит инде авыл халкы шәһәр читенә тупланып бетте, шәһәргә килгән кешенең гаиләсендә баласы татарча сөйләшми. 90нчы елларда әле бу хәл юк иде: безнең балалар икесе дә рус мәктәбендә укыды, ләкин икесе дә ике телне дә яхшы белә. Оныклар белән шулай ук татарча сөйләшәбез, шулай ук тырышып карыйбыз, барып чыкмый», – ди ул.

Габделфәт Сафин белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

  • Габделфәт Сафин: «Татар элек моңлы җырчыны гына ярата иде, хәзер моңсызны да ярата»

 

Ссылка на первоисточник
наверх