Лениногорскиның «Ярату һәм догалар белән»волонтер төркеме 65нче гуманитар йөкне хәрби операция зонасына озатты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Гуманитар йөктә шактый күләмдә эчәргә яраклы су, медикаментлар, дарулар, азык-төлек һәм эчке киемнәр, носкилар иде. Моннан тыш маскировка челтәрләре дә куелды.
Әйтергә кирәк, маскировка челтәрләрен солдатлар сорый, ул алар өчен кирәкле әйбер. «Ярату һәм догалар белән» волонтер төркеме үзләре үргән маскировка челтәрләрен, Кирлегәч авылы, Зәй-Каратай авылы волонтерлары үргән челтәрләрне гуманитар йөк белән озатты.Гуманитар йөкләр волонтер Рәис Нафиковның минивэн машинасына төялде. Ул берничә мәртәбә махсус хәрби операция зонасына йөкләрне илтте. Йөкләр янына машина тәгәрмәчләре дә куелды. Валерий Ананьев исә хәрбиләргә дип, үзенең мотоциклын да озатты. Мотоцикл аңа озак еллар хезмәт иткән.
«Волонтер төркемдәге кызлар мотоциклны махсус хәрби операциягә җибәрмисеңме дип сорагач, шунда ук риза булдым. Иң мөһиме – бу хәлләр тынычлансын, ир-егетләр исән-сау кайтсын. Мотоцикл – тимер генә бит ул, ә кеше гомере – кадерле», - ди Валерий Ананьев.
Әле күптән түгел генә «Ярату һәм догалар белән» («С любовью и молитвами») волонтер төркеменең Агадуллин урамындагы бинасыз калулары турында хәбәр алдык.
«Кызганыч, бинаның хуҗасы сатты бинаны һәм без бинасыз калдык. Монда эш урыныбыз иде, маскировка челтәрләре үрдек, халык китергән әйберләрне җыеп, җайлап тутырып куя идек», - ди төркем җитәкчесе Эльмира Уламасова.
Киләсе гуманитар йөк госпитальгә китәчәк. Дымлы салфеткалар, медикаментлар кирәк булачак.

Фото: © http://zamansulyshy.ru/
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии