Лениногорск аграр предприятиеләрендә азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеге буенча конкурс үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурс комиссиясе алдында азык әзерләү чорында катнашачак техниканың һәм оештыру эшләренең әзерлеге буенча сынау тапшырды.
Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.Комиссия составына Түбән Кама территориаль ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Галимуллин, «Татагролизинг» җәмгыятенең баш инженеры Радик Гимадиев, Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Шәмарданов һәм Гостехнадзор, Россельхозцентр, ветеринария берләшмәсе вәкилләре керде.
Тикшерү барышында комиссия районның 6 хуҗалыгында булды, техниканың, азык саклау урыннарының торышын һәм механизаторларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.
Районда 2025 елда азык әзерләү эшләрен башкару өчен 10 берәмлек азык әзерләү комбайны, 26 пресс-җыйгыч, 27 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма чапкыч, 22 төрле төрдәге ургыч, техника бар.
Техниканың күп өлеше хуҗалыклар белгечләре һәм механизаторлары көче белән ремонтланган, бу хезмәткәрләрнең югары квалификацияле булуын күрсәтә.
Механизаторлар азык әзерләү техникасының төзеклеген, эш урыннарында янгын сүндергечләрнең һәм аптечкаларның булуын, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, беренче урынны «Август-Лениногорск» (җитәкчесе Илнур Гиниятуллин ), 2 урынны «Союз Агро»ның Зеленогорский бүлекчәсе (җитәкчесе – Фәнис Шәйхетдинов), 3 урынны - «Маркс» (җитәкчесе – Ильяс Ганиев) алды.
Свежие комментарии