На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Фәрит Мөхәммәтшин Әзһәр Шакировка «Дуслык» орденын тапшырды

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировка 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән котлады һәм аңа «Дуслык» ордены тапшырды, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Сәясәтче чыгышында билгеләп үткәнчә, легендар актерның теләсә кайсы роле – «спектакльнең йөзек кашы, чын мәгънәдә ювелир эш, зур талант», дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Театрда алтмыш ел эшләү дәверендә Әзһәр Шакиров татар театр сәнгате тарихы битләрендә күренекле урын яулап торган төрле авторларның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә 120гә якын образ тудырды, дип искәртте Мөхәммәтшин.

«Сез – иң танылган һәм халкыбызның иң яраткан артистларының берсе. Сезнең бай иҗат һәм тормыш юлыгыз – табигатьтән бирелгән гаять зур талант, татар театр сәнгатенә һәм гомумән татар халкына тугрылык билгесе. Сез әле дә сәхнәдә, яшь актерларга ярдәм итәсез, бай тәҗрибәгезне тапшырасыз, театр серләре белән бүлешәсез. Республикабызның һәм башкалабызның мәдәни тормышында актив катнашасыз», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Әзһәр Шакиров сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен «Дуслык» орденына лаек булды, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин актерга Татарстан дәүләт бүләген тапшырганда.

Сәясәтче шулай ук юбилярга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән котлаулар җиткерде.

Әзһәр Шакиров – Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1998). «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2010) һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2015) иясе. 2024 елда «Намус һәм дәрәҗә» номинациясендә «Тантана» театр премиясе лауреаты булды.

Актер Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ында Рамай, Уильям Шекспирның «Меру за меру» спектаклендә Анджело, Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ында Надир Мәхдүм, Александр Островскийның «Бесприданница» әсәрендә Паратов, Илгиз Зәйниевнең «Бабайлар чуагы»нда Фуат Дамирович, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ында Доктор кебек рольләрне искиткеч оста башкаруы белән халыкның исендә калды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх