На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...
  • Evgenija Palette
    Еще одну хотелку Аллаха выполнили... На Х они здесь нужны.  Или - свой сайт. ИЛИ ГОВОРИТЕ ПО-РУССКИ...Миңнеханов «Гырон...
  • Ингерман Ланская
    автор иди на кутакРөстәм Миңнеханов...

Фәрит Бикчәнтәев: Алты «Алтын битлек» - әле бер республикада да булган хәл түгел!

24 июньдә Мәскәүнең Е.Вахтангов исемендәге театрында «Алтын битлек» театр премияләрен тапшыру тантанасы узды. Мәскәүдән жиңү белән бүген кайткан артистларны Казан вокзалында Камал театры труппасы каршы алды. Быел Татарстан театрлары 6 номинациядә җиңүгә лаек булды. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тамашачыларга һәм җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.

«Бу юлы алты «Алтын битлек» алып кайттык. Бу әле бер республикада да булган хәл түгел. Горурланып кайттык. Татарстан өчен, театрлар өчен! Безнең театрны яратып, хөрмәт итеп йөргән тамашачыларыбызга һәм җитәкчеләргә рәхмәт», – диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле Россиянең зур формадагы иң яхшы драма спектакле, ә спектакльнең костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам» номинациясендә җиңү яулады.

Фото: © «Татар информ», Салават Камалетдинов

Бу – Камал театрының беренче күмәк җиңүе, моңа кадәр «Алтын битлек»не театрның аерым шәхесләре генә алу бәхетенә ирешкән булган. «Иң беренче булып битлекне беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев алган аннары Марсель Сәлимҗанов, Ренат Тәҗетдинов, әмма алар махсус шәхесләргә бирелә торган бүләкләр, ә бу битлек спектакль, күмәк иҗат өчен. Театр ул күмәк иҗат, коллектив. Уртак җиңү – икеләтә горурлык хисе тудыра торган әйбер», – диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Россиядә зур форматта иң яхшы драма спектакле» номинациясе театраль премиядә иң зурысы. Монда аерым шәхесләргә генә түгел, тулаем спектакльгә бәя бирелә.

«Бу – иң зур, иң төп номинация. Гади итеп әйткәндә, безнең спектакль Россия күләмендә иң шәп спектакль дип санала. Битлеге ярар, ә менә исеме, ни өчен бирелгәне кыйммәт. Горурланырлык хис!» – диде баш режиссер.

Фото: © «Татар информ», Салават Камалетднов

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленең костюмнар буенча рәссамы Марина Марьянич «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам» номинациясендә җиңү яулады. «Бу минем беренче шундый дәрәҗәле җиңүем. Театрыма һәм барлык катнашкан кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Спектакльдә костюмнарга чыннан да зур урын бирелде, мин аларны күңелемне биреп булдырырга тырыштым», – диде беренче зур бүләген алган рәссам.

Фото: © «Татар информ», Салават Камалетдинов

  • Татарстан театрлары быел 6 номинациядә «Алтын битлек»кә ия булды. «Иң яхшы спектакль. Драма театры» («Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»), «Костюмнар буенча рәссамның иң яхшы эше» («Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»), «Иң яхшы спектакль. Курчак театры» («Авиатор»), «Иң яхшы актер. Курчак театры» («Авиатор»), «Иң яхшы режиссер. Курчак театры» («Авиатор») һәм «Ил язмышына битараф булмавы һәм милли герой эзләгәне өчен» махсус приз («Рөстәм маҗаралары»).

Фото: © «Татар информ», Салават Камалетдинов

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх