Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килде, анда ул 2022 елның мартында ачылган «Чирчик» технопаркында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Технопарк 28,4 гектар мәйданны били, ә аның инфраструктурасын булдыруга 23,5 миллион доллар тотылган.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Хәзерге вакытта резидент статусын 27 компания алган, алар 147,04 миллион доллар инвестиция кертү турында белдерде.
Технопаркта 19 предприятие эшли, тагын 33 проект гамәлгә ашыру стадиясендә тора.Сәфәр барышында Миңнеханов берничә предприятиедә булды һәм аларның мәйданчыкларында гамәлгә ашырыла торган технологик процесслар белән танышты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Искәртик, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Навоида булды, анда ул «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендә Татарстан белән хезмәттәшлектә төзелә торган индустриаль парк мәйданчыкларында булды, шулай ук Бохарада «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларын карады.
Свежие комментарии