На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Алабугада Ватан Геройлары көнендә Дан почмагын ачтылар

Ватан Геройлары көне — Ватан өчен, тыныч күк йөзе, якты киләчәк өчен үзләрен корбан иткән хәрбиләрне искә алу көне. Әлеге бәйрәм Алабуганың 8нче мәктәбендә билгеләп үтелде. Ватан өчен гомерләрен биргән 4 герой да шушы мәктәпне тәмамлаган. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Чара Дан почмагын ачудан башланды.

Стенада «Сезнең батырлыгыгыз үлемсез... » дип язылган, астарак 4 герой — Руслан Шәрәфетдинов, Юрий Потанин, Станислав Большаков һәм Антон Любота фотолары урнаштырылган.

Катнашучыларны мәктәп директоры Илшат Зәйнаков сәламләде. Укучылар алдында һәлак булган геройларның туганнары һәм якыннары чыгыш ясады. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында балалар шигырьләр укыды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх