Бүген, 22 мартта, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Иң яхшы сыерчык оясы – 2025» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм уеннар белән язгы бәйрәм була. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Программада 13:00 сәгатьтә «Нәүрүз» театральләштерелгән концерт-уен программасы, 14:00 сәгатьтә «Иң яхшы сыерчык оясы 2025» конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү, 15:00 сәгатьтә «Яраткан паркның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы» викторинасы була.
Свежие комментарии