На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Августта эшләүче пенсионерларга иминият пенсиясен автомат рәвештә яңадан санаячаклар

2025 елның августында Россиядә эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен яңадан исәпләячәкләр. Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин («Бердәм Россия») шулай дип белдерде. Бу хакта RT хәбәр итә.

Яңадан исәпләү 2024 елда рәсми рәвештә хезмәт куйган, ә эш бирүчеләр алар өчен иминият взнослары түләгән гражданнарга кагылачак.

Говырин аңлатканча, процедура автомат рәвештә башкарыла, пенсионерларга гариза бирергә кирәкми.

Депутат сүзләренчә, өстәмә түләүнең күләме моннан алдагы календарь ел өчен исәпләнгән пенсия баллары санына бәйле. Әмма максималь өстәмә түләүнең күләме чикләнгән - 2024 ел нәтиҗәләре буенча күбрәк баллар исәпләнгән булса да, өч шәхси пенсия коэффициентыннан да артыграк түгел.

Ул шулай ук яңадан исәпләгәндә пенсионер лаеклы ялга чыккан вакытта актуаль булган коэффициент бәясе кулланылуын әйтте. Бу түләүләрне берничә ел элек рәсмиләштергән кешеләрнең бер балл бәясе хәзергесеннән аерылырга мөмкин дигәнне аңлата.

Говырин искәртеп үткәнчә, даими рәсми мәшгульлек һәм иминият кертемнәрен түләү пенсионерларга ел саен мондый өстәмәгә дәгъва кылырга мөмкинлек бирә. Стаж һәм взнослар турындагы барлык мәгълүмат Социаль фондка эш бирүчеләрдән килә, шуңа күрә пенсионерларга бу белешмәләрне өстәмә рәвештә раслау таләп ителми.

Яңадан исәпләнгән пенсияне түләү 2025 елның августында башланачак. Төгәл дата пенсионер яши торган төбәккә бәйле, әмма, кагыйдә буларак, түләүләр айның 3-25 көннәрендә башкарылачак, дип өстәде парламентарий.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх