На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • ВЛАДИМИР БУДЮК
    Просто замечательно, что здесь написано, и я бы даже деньги заплатил, но не понял -- о Чём хорошем здесь говорят. Мож...Түбән Сосна авылы...
  • В С
    О сном statiya ?😂Миләүшә Айтуганов...
  • Татьяна Климова
    Что за хрень. В России язык межнационального общения русский! И нечего здесь русофобию разворачивать!!!Азәрбайҗаннан Әми...

Фәрит Мөхәммәтшин гаилә үзәге янында бәйрәмдә чыгышында: Республикабыз яшәсен!

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентына сайлау хөрмәтенә зур концерт тамашачыларын сәламләде. Бәйрәм «Казан» гаилә үзәге янында оештырылган.

«Менә шундый зур концерт белән нәтиҗәләр ясыйбыз һәм сайлау кампаниясен төгәллибез. Татарстанда кампания уңышлы узганын хәбәр итәм сезгә: бернинди каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар юк.

Кешеләр канәгатьлек белән килде. Татарстанда 3 миллионга якын сайлаучы, 17,7 меңе беренче тапкыр тавыш бирде», – дип йомгак ясады Мөхәммәтшин.

Ул, шулай ук, сайлау кампаниясендә катнашучыларга, күзәтүчеләргә, журналистларга рәхмәтен җиткерде

«Алҗытмыйм сезне! Сездә бүген концерт, сезгә рәхмәт белдерергә теләүче танылган җырчылар, музыкантлар. Бәйрәм белән! Аллаһ насыйп итеп, туган республикабыз яшәсен!» – диде парламент башлыгы.

Искәртик, 20.00 сәгатьтә Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү тәмамланды. Иртәнге сәгать 7.00 дән 2760 сайлау участогы эшләде. 18.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, тавыш бирүдә сайлаучыларның 63 проценттан артыгы катнашкан.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау узды. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх