На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    медицина салкында???? ..не надо так про медицину!!!Ашыгыч медицина я...
  • Халиуллина Лена
    Бик эйбят.2026 елда Татарст...
  • Денис Родионов
    Это что за очередная абракадабра в средствах массовой информации? Государственный язык на территории России русский!Е...Фәнил Әһлиуллин т...

Люция Җәлилова әтисенең камерадашы Андре Тиммерманс белән очрашуы турында сөйләде

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узучы «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» Бөтенроссия фәнни конференциядә шагыйрьнең олы кызы, җәмәгать эшлеклесе Люция Җәлилова да катнашты. Ул әтисенең камерадашы, данлыклы «Моабит дәфтәрләре»н саклап калган Бельгия антифашисты Андре Тиммерманс турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Чулпан Җәлилова сүзләренчә, ул Андре Тиммерманс белән беренче тапкыр 1957 елда Мәскәүдә узган Яшьләр һәм студентлар фестивалендә очраклы рәвештә танышкан. «Ул миңа – ул вакытта тәрҗемәче аша – күп нәрсәләр сөйләде. Ә 1960 нчы елларда хат алышу башланды, 1966 елда исә мин инде французча сөйләшә идем, һәм без тәрҗемәчесез генә аралаштык. Мин анардан үзем өчен бик кыйммәтле мәгълүматлар белдем», – диде ул.

Тиммерманс аңа Җәлилнең шигырьләре язылган кечкенә кенәгәне шырпы кабына салып, ботинка эченә яшереп төрмәдән ничек алып чыгуы турында сөйләгән. Ул бу ядкярне 1946 елда Брюссельдәге совет консуллыгына тапшыра алган.

«Аларның икенче очрашулары да булган. Муса Җәлилне Плётцензее төрмәсенә күчергәч, Андре Тиммерманс та ниндидер рәвешле шул ук төрмәгә эләгә. Ул анда татарларның да булуын белә һәм, җай туры китереп, душ бүлмәсендә Муса Җәлил белән очраша. Ул аңа кенәгәнең инде иректә булуын әйтеп кала. Әтиемнең, гильотинага барганда, үзе турындагы хакыйкатьнең туган ягына кайтачагын белүе минем өчен бик мөһим иде», – дип сөйләде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх