На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумы утырышына килде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов X Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышына килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сез йоклаганда, Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышына бара», – дип язган Галимова үзенең Telegram-каналында.

Көнчыгыш икътисади форумы инде унынчы тапкыр уза.

Бу юлы чарада Кытай һәм Вьетнамнан алып Малайзия һәм Таиландка кадәр 70 ил вәкилләре катнаша. Көнчыгыш икътисади форумы якынча 4,5 мең кешене җыйган. Көн тәртибе үзәгендә – заманча технологияләр кертү, инфраструктураны үстерү, яңа логистик маршрутлар булдыру һәм киләчәк өчен кадрлар әзерләү.

Татарстанны Көнчыгыш икътисади форумында төбәкнең потенциалын күрсәтергә тиешле зур делегация тәкъдим итә. Делегация составына Татарстанның икътисад үсеше, халыкара хезмәттәшлек һәм инновацияләр өчен җаваплы төп структуралары вәкилләре кергән. Сүз ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим иткән ТР Икътисад министрлыгы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының Халыкара программалар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Идея» инновацион технопаркы турында бара.

Видео: Лилия Галимованың телеграм-каналыннан

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх