Шәһәрдә БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан укучыларының көзге каникуллары 21 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр була. Татарстанның башка муниципалитетларындагы мәктәпләрдә исә каникул 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык мәктәпләргә кышкы каникулны 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, ә язгы каникулны 22 марттан 31 мартка кадәр уздырырга тәкъдим итте.
Җәйге каникул 27 майдан башлана.Укучылар өчен каникул башлану һәм тәмамлану вакытын һәр мәктәп мөстәкыйль рәвештә билгели. Иң мөһиме, аның дәвамлылыгы 7 календарь көннән дә ким булмаска тиеш.
Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда уза. Моңарчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык.
Свежие комментарии