На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Хөкем карарын үтәп, иреккә чыккан кешеләргә дәүләт ничек ярдәм итә?

Быел «Россия Федерациясендә пробация турында»гы федераль закон тулысынча үз көченә керде. Әлеге канун җинаять өчен хөкем ителгән һәм бу карарны үтәп иреккә чыккан кешеләргә тормышын җайга салырга булыша. Аның максаты – авыр социаль шартларда калган кеше кабат җинаять юлына басмасын.

«Җәмгыять тормышына кайтырга булыша»

РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында яңа законны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде.

Кайберәүләр нигә кабат җинаять юлына баса? Еш кына моның сәбәбе – реаль тормышка җайлаша алмау. Озак вакыт колониядә утырып, иреккә чыгучылар күп кенә проблемалар белән очрашырга мөмкин – яшәр җир юк, эш табып булмый…

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эльдар Аллахвердиев сүзләренчә, кеше янә җинаять кылмасын, тормышын яңадан башларга ярдәм итү өчен 2023 елның 6 февралендә «Россия Федерациясендә пробация турында»гы федераль закон кабул ителде. Аның аерым маддәләре - 2024, ә кайберләре 2025 елдан үз көченә керде. Хөкем ителгән һәр кешенең закон буенча пробациягә, ягъни комплекслы ярдәм чаралары алырга хакы бар. (Пробация – латинчадан «сынау» дип тәрҗемә ителә). Ихтыяҗ булса, иреккә чыккан кешегә тормышын яңадан башлау өчен вакытлыча яшәү урыны, эш тәкъдим ителә.

РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең хөкем ителгәннәр белән тәрбия эше бүлеге җитәкчесе Алексей Веряскин аңлатканча, пробация эше колониядә утырган кешене иреккә чыгарга әзерләүдән башлана (бу очракта пенитенциар, ягъни төзәтү учреждениесе кысаларында үткәрелә торган пробация). Хөкем ителүче иреккә чыгарына 9 ай кала пробация хокукыннан файдалану өчен гариза тапшыра ала.

Фото: © «Татар-информ», Алексей Веряскин

– Әгәр кеше чыннан да ярдәмгә мохтаҗ икән, ул азат ителгәч, без пробация кысаларында, беренче чиратта, аңа эш табарга булышабыз. Гомумән, ярдәм чаралары 14 юнәлештә тәкъдим ителә. Шул исәптән документларны торгызу, медицина ярдәме, вакытлыча яшәү урыны табу һ.б. Бу эшкә бик күп ведомстволар һәм оешмалар җәлеп ителә. Элек безнең алар белән бәйләнешләр ниндидер килешүләр нигезендә корылса, хәзер закон буенча әлеге эшкә ярдәм итү – аларның бурычы. Безнең төп максат – кеше тагын җинаятьләр кылмасын, – диде Алексей Веряскин.

Өч үзәк эшли

Колониядә утырганда гариза бирмәүчеләр моны иреккә чыккач эшли ала (постпенитенциар, ягъни төзәтү учреждениесеннән иреккә чыккач тәкъдим ителә торган пробация). Гариза һәм документларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юлларга мөмкин, дип сөйләде РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең башкарма һәм постпенитенциар пробация бүлеге җитәкчесе Олеся Шәфыйгуллина.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Иреккә чыккан кешеләргә пробация РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Җинаять-башкарма инспекциясе учреждениеләре тарафыннан үткәрелә. Республика буенча бу – 52 учреждение. Җәмгыятьтән изоляцияләүне таләп итмәгән җәза билгеләнгән очракта башкарма пробация өчен дә алар җаваплы, – диде ул.

Бүген Татарстанда өч пробация үзәге (Казанда һәм Түбән Камада) эшли.

– Бу үзәкләр коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар тарафыннан гамәлгә куела һәм РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән бәйләнештә эшли. Биредә яңа гына иреккә чыккан кешегә реаль тормышка кайту өчен шартлар тудырыла: туганнарын табарга, эшкә урнашырга, белем алырга булышалар, медицина һәм психологик ярдәм күрсәтәләр. Барысы да «Пробация турында»гы законга нигезләнеп башкарыла. Мондый үзәкләрнең эшчәнлеге турында бары тик уңай фикерләр генә ишетәбез, – диде Олеся Шәфыйгуллина.

«Вакансияләр аз түгел»

Күпләр эш табарга булышуны сорый. РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе бу мәсьәләдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Социаль фонды белән хезмәттәшлек итә.

Фото: © «Татар-информ»

– Татарстанда төзәтү учреждениеләреннән чыккан кешеләргә эш урыннары тәкъдим итү программасы бар. Ул 2006 елдан гамәлдә. Вакансияләр аз түгел, күпчелеге җитештерү өлкәсендә тәкъдим ителә – слесарьлар, монтажчылар һ.б. Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел, кайвакыт ул 100 мең сумга кадәр җитә, – ди Олеся Шәфыйгуллина.

Башкарма пробация турындагы закон тулы көченә әле күптән түгел генә эшли башласа да, беренче нәтиҗәләр күренә инде – 2024 ел белән чагыштырганда җәмгыятьтән изоляцияләүне таләп итмәгән җәзага тартылган кешеләр арасында кабат җинаять кылу очраклары ике тапкырга диярлек кимегән. «Быел үз көченә кергән постпенитенциар пробация турындагы закон нәтиҗәләрен исә ел азагында күрербез. Ләкин шунысы хак – пробация яхшы нәтиҗәләр бирә», – диде Олеся Шәфыйгуллина.

РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хөкем ителгән кешеләргә булышу өчен коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт һәм социаль структуралар белән 260тан артык килешү төзегән.

– Шундый бер кыйсса бар: хәерче кеше берничә тапкыр балыкчы янына килеп ашарга сорый. Балыкчы берничә мәртәбә балык, ә аннары ул үзен-үзе ашатсын өчен кармак бирә. Безнең бурыч та шундый – берничә ел реаль тормыштан читләшкән кешегә кармак тоттыру, – дип сүзен төгәлләде Эльдар Аллахвердиев.

Елена Фенина, tatar-inform.ru

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх