На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Укучыларның хастаханәгә китерелүенә бәйле вазгыятьне мәгариф министры контрольгә алды

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Дуслык» олимпиада үзәгеннән мәктәп укучыларының хастаханәгә китерелүенә бәйле вазгыятьне шәхси контроленә алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

15-17 гыйнварда «Дуслык» олимпиада үзәгендә мәктәп укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узган.

«16 гыйнварда 12 бала төшке аштан соң хәлсезлек сизгән. Үзәкнең медицина хезмәткәрләре кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырткан, ул килгәнче мөрәҗәгать иткән балаларны аерым корпуска урнаштырганнар», - дип сөйләде Алсу Мөхәммәтова.

Укучыларны тикшергәннән соң, медицина хезмәткәрләре аларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киткән. Хәзер балалар төгәл диагнозны билгеләү өчен тулы тикшеренү уза. Аларның хәле канәгатьләнерлек.

«Дуслык» үзәгендә гомуми файдаланудагы бүлмәләрне дезинфекцияләү һәм генераль җыештыру үткәрелә. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары әлеге уңайдан тикшерү уздыра», - дип искәртте матбугат хезмәте җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, 17-19 гыйнварда узарга тиешле физика буенча олимпиада 26-28 февральгә күчерелгән.

Ссылка на первоисточник
наверх